САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүләклиләр

Бүген районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүләклиләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова Сарманга килә алмаган ветераннарга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүләген һәм котлау открыткаларын тапшырды. Аларны шулай ук «Ойлэкт» компаниясе вәкиле Лидия Мәрданова да бүләкләде. Ул ветераннарга компаниянең Зур Нөркәй чыганагы оешмасы генераль директоры Тимур Шәймиев исеменнән бүләкләр,...

Бүген районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүләклиләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова Сарманга килә алмаган ветераннарга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүләген һәм котлау открыткаларын тапшырды. Аларны шулай ук «Ойлэкт» компаниясе вәкиле Лидия Мәрданова да бүләкләде. Ул ветераннарга компаниянең Зур Нөркәй чыганагы оешмасы генераль директоры Тимур Шәймиев исеменнән бүләкләр, оешма хезмәткәрләре балаларының сугыш һәм Бөек Җиңү тематикасына ясаган рәсемнәрен тапшырды, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Чарада җирлек башлыклары һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова да катнашалар.

Фотода - Индира Рәисовна һәм Иске Имән авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мияссарә Шакирова. Аңа 99 яшь. «Мәскәүдән Казанга 20 тәүлек буе нибары 1 килограмм да 600 грамм ипи белән кайттык», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев