САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда батып үлүчеләр саны 4 кә җиткән

Республика сулыкларында ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 55 кеше батып үлгән, аларның 4 се - балалар, 5 кеше коткарылган. Бу хакта бүген, 26 июньдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән республика Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында әйтелде. Күрелгән чараларга карамастан, югары температура сакланган көннәрдә республикада көн саен диярлек 3...

Республика сулыкларында ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 55 кеше батып үлгән, аларның 4 се - балалар, 5 кеше коткарылган. Бу хакта бүген, 26 июньдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән республика Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында әйтелде.

Күрелгән чараларга карамастан, югары температура сакланган көннәрдә республикада көн саен диярлек 3 кеше батып үлә. Узган елның шушы чорына батып үлүчеләр 25 булып, аларның 2 се балалар булган, 3 кеше коткарылган. Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре - кешеләрнең санкцияләнмәгән урыннарда су коенулары, алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә булулары. Бүгенге көндә республикада 173 санкцияләнмәгән массакүләм ял итү урыны, 37 генә махсус җиһазландырылган пляж бар. Алдагы көннәрдә хәбәр иткәнебезчә, безнең районда махсус җиһазландырылган пляжлар юк. Бу исә - зурлар да, балалар да, андый урыннарда су коенып, үз гомерләрен куркыныч астына куялар, дигән сүз. Инде районда батып үлгән 4 кешегә килсәк, аларның 1 се - өлкән яшьтәге кеше балыкчы, 2 се - алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә булган. Тагын 1 се шулай ук алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә булган дип фаразлана.

Хәл киеренке булу сәбәпле, бүгенге көндә республиканың шактый районнарында сулыкларда коткару постлары эшли. Безнең районда исә мобиль патруль төркемнәр рейдлар үткәрәләр.

Синоптиклар 29 июльдән яшенле яңгырлар булачагын, һава температурасының түбәнәячәген, ә 1 июльдән кабат җылытачагын фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев