САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда балигъ булмаганнарның хокуклары яклана

Бүген – 25 октябрь көнне Сарман районы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде.

Анда өч административ эш каралды. Соңыннан мәктәпләрнең экстремизмга каршы эшчәнлеккә һәм терроризмга каршы торулары, җитди сәбәпләрсез мәктәптә даими дәресләр калдырган балаларны ачыклау, исәпкә алу, аларны тәрбияләү буенча чаралар күрү, Сарман аграр көллиятендә һәм район белем бирү учреждениеләрендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, аларны тәрбияләү, эчке эшләр бүлегендә исәптә торучы балалар белән эшләү, аларга өстәмә белем бирү, мәшгульлекләрен һәм буш вакытларын оештыру турында җаваплы оешмалар вәкилләренең отчетлары тыңланды.
Утырышны комиссия рәисе Гүзәл Гәрәва алып барды. Утырыш эшендә район прокуроры ярдәмчесе Ленар Рәхмәтуллин катнашты.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев