Районда балалар турында кайгырталар
Татарстанда бала табу һәм тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыручы күп баскычлы көчле система булдырылды. Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, һәр бала шөгыльләнә алучы түгәрәкләр, балалы гаиләләргә нәтиҗәле социаль ташламалар системасы - әти-әниләргә иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга ярдәм итүче факторлар. Нәтиҗәдә халык саны арту темплары буенча Татарстан Идел буе федераль...
Татарстанда бала табу һәм тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыручы күп баскычлы көчле система булдырылды. Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, һәр бала шөгыльләнә алучы түгәрәкләр, балалы гаиләләргә нәтиҗәле социаль ташламалар системасы - әти-әниләргә иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга ярдәм итүче факторлар. Нәтиҗәдә халык саны арту темплары буенча Татарстан Идел буе федераль округында - алдынгылар рәтендә һәм Россиянең беренче унлыгына керә.
Соңгы елларда республикада балалы гаиләләрнең проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән дистәдән артык проект тормышка ашырылды. Күп балалы гаиләләр - аерым игътибар үзәгендә. Бүген республикада аларның саны - 32 меңнән артык.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидияләр, лагерь һәм санаторийларга бушлай путевкалар, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә тукландыру - күп балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәмнең берничәсе генә. Ә мондый гаиләләргә торак төзү өчен җир участогы бирү буенча республика - Идел буе федераль округында беренче урында. Моннан тыш өстәмә программалар тормышка ашырыла. Балаларга белем бирү буенча республика - илнең беренче бишлегендә. Республикада уникаль инновацион белем бирү технологияләре гамәлгә ашырыла. Яшь талантларны ачыклау, ярдәм итү һәм үстерү буенча дәүләт системасы бөтен Россиядә үрнәк булып тора. Республика мәктәпләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы эшли. Балалар бакчаларына чират проблемасы хәл ителде. Аларда иң алдынгы программалар тормышка ашырыла, балаларның иҗади сәләтләре үстерелә. Республика Россиядә - спортка иң зур игътибар бирелүче төбәк тә.
Узган елда гына да 8 балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылды, балалар аларда 70 тән артык спорт төре белән шөгыльләнәләр. Спорт мәйданчыклары төзү программасы буенча ике елда 500ләп объект сафка бастырылды.
Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар турында кайгырту - дәүләт сәясәтенең аерым юнәлеше. Республиканың бу уңайдан үз алымы бар - балаларны гаиләләргә урнаштыру. Шулай итеп, соңгы ике елда республикада 4 балалар йорты бетерелде. Алар урынына ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру буенча ярдәм үзәге ачылды.
Республика көне алдыннан - 29 августта Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше республиканың иң үрнәк гаиләләре белән очрашты. Безнең районнан анда Ләшәү Тамак авылыннан Зөфәр һәм Людмила Гыймадиевлар катнашты.
Зөфәр Гыймадиев үзенең хезмәт юлын Казан авиация техникумын бетергәннән соң Чаллы шәһәре заводында техник-механик буларак башлый. Шушы ук заводта Людмила да эшли. Ике йөрәк арасында барлыкка килгән җылылык тора-бара олы мәхәббәткә әверелә. 1990 елның 9 июнендә аларның язмышлары бергә бәйләнә. Ә тагын бер елдан яшь гаилә Зөфәр Гыймадиевның туган авылына кайта. Гаилә башлыгы шул елларда ук сайлаган хезмәтенә бүгенге көнгә кадәр тугры - "Җәлил" агрофирмасында механизатор булып эшли. Авыл хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык тырыш нәтиҗәле хезмәте өчен район һәм республика бүләкләренә лаек була. Ә Людмила ханым - осеменатор. Ел саен ветеринар-осеменаторлар өчен үткәрелә торган район, республика, Россия бәйгеләрендә катнаша, призлы урыннар ала, ирешкән уңышлары өчен Почет грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнә. Тырыш, авыл хуҗалыгы гасырлар буена дәүләт, гаилә һәм һәр кеше иминлегенең нигезе икәнлеген аңлап эшләүче бу гаилә - һәркөнне иртә таңнан эштә. Агрофирмадан тыш, үзләренең шактый зур ярдәмче хуҗалыкларында да тырыш хезмәт куя ул. Людмила ханым чәчәкләр үстерергә ярата, ә теплица - Зөфәр әфәнде карамагында. Болардан тыш кош-корт, терлек асрыйлар.
Бердәм, хезмәт сөючән гаиләдә ике ул үсте. Олы уллары Илдар Әлмәт политехник техникумын тәмамлап, шәхси оешмада тәэминатчы булып эшли. Кече уллары Айдар - Әлмәт нефть институты студенты. Гыймадиевлар үзләре үрнәгендә улларын да хезмәт сөючән, өлкәннәргә карата ихтирамлы итеп тәрбияләргә тырышалар. Ә Илдар белән Айдар, 80 яшьлек Хәтирә апа - аларга һәр эштә олы ярдәмче. Моннан 26 ел элек төзелгән милли яктан катнаш гаиләдә бүгенге көнгә кадәр үзара аңлашу, тугрылык һәм мәхәббәт хакимлек итә. Ә авыл халкы Гыймадиевларны намуслы, хезмәт сөючән булганнары өчен хөрмәт итә.
- Президентыбыз һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым безне Кремльдә кабул иттеләр. Республика башлыгы бәйрәм белән тәбрикләде, һәркайсыбызга исәнлек-саулык, тигезлек, татулык, мәхәббәт теләде. Безнең арада ике дистәдән артык, утыз, хәтта алтмыш ел бергә матур гомер кичергән, шулай ук күп бала үстерүче парлар бар иде. Бәйрәм концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Соңыннан бергәләп фотога төштек. Районның иң күркәм гаиләләренең берсе булып танылуыбыз, Президент дәрәҗәсендә үткәрелә торган шушындый матур бәйрәмгә чакырылуыбыз өчен зур горурлык һәм сөенеч хисләре кичердек, - диләр Людмила һәм Зөфәр Гыймадиевлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев