Районда атна шәхесләре – Гүзәл Кәрамиева һәм Камил Шакиров
Гүзәл Кәрамиева Кәрамиева Гүзәл Алик кызы 1978 елның 19 апрелендә Карашай Саклау авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, училищеда кассир һөнәрен үзләштерә, туган авылына кайтып, бер ел балалар бакчасында эшли. Соңыннан авыл мәдәният йортын җитәкләргә алына һәм шуннан бирле бүгенге көнгәчә директор булып эшли. Шул арада читтән торып Алабуга мәдәният училищесының...
Гүзәл Кәрамиева
Кәрамиева Гүзәл Алик кызы 1978 елның 19 апрелендә Карашай Саклау авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, училищеда кассир һөнәрен үзләштерә, туган авылына кайтып, бер ел балалар бакчасында эшли. Соңыннан авыл мәдәният йортын җитәкләргә алына һәм шуннан бирле бүгенге көнгәчә директор булып эшли. Шул арада читтән торып Алабуга мәдәният училищесының режиссура бүлеген, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый.
Ул җитәкләгән мәдәният йорты коллективы авыл халкының ялын, буш вакытын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү өчен күптөрле чаралар оештыра, коллектив һәм аның каршында эшләп килүче ансамбльләр район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда актив катнашалар, призлы урыннар алалар.
Гүзәл Кәрамиева күпьеллык тырыш хезмәте өчен район Советының, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, республика фәнни-методик үзәгенең Почет грамоталары белән бүләкләнә, 2012 елда район күләмендә "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек була.
4 июльдә Гүзәл Кәрамиева җитәкчелегендәге "Сөембикә" ансамбле "Чатыр тау" халыкара фольклор фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм Диплом белән бүләкләнде.
Камил Шакиров
Шакиров Камил Наил улы 1992 елның 20 октябрендә Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында туа. Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классын кызыл дипломга тәмамлый. Шул ук вакытта хореография белән дә кызыксына, белемен арттыра. Хәзерге вакытта ул читтән торып Татар бизнеска теләктәшлек итү институтында экономист белгечлеген үзләштерә. 2014 елның ноябреннән "Биектау яңалыклары" газетасында, Биектау радиосы һәм телевидениесендә диктор-корреспондент булып эшли. Шул арада "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә һәм "Саба дулкыннары" радиосында диктор-корреспондент булып эшләп алырга да өлгерә. Берничә төрле уен коралында уйный, хореография белән мавыга, дәрәҗәле конкурсларда уңышлар казана.
Шакиров Камил Наил улы район мәдәният йорты директоры итеп билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев