САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда ата-аналар комитетлары һәм укучылар көч сынашты

Ата-аналар комитетлары һәм укучылар көч сынашты Кичә, 7 декабрь көнне, район үзәгенең "Сарман" кинотеатрында ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" дигән конкурсының муниципаль туры үткәрелде. Анда Сарман урта, Җәлил икенче, Иске Кәшер, Саклаубаш, Җәлил гимназиясенең ата-аналар комитетлары һәм укучылары төрле бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар. "Безнең күңелле тату сыйныф" бәйгесендә ата-аналар комитетлары,...

Ата-аналар комитетлары һәм укучылар көч сынашты

Кичә, 7 декабрь көнне, район үзәгенең "Сарман" кинотеатрында ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" дигән конкурсының муниципаль туры үткәрелде. Анда Сарман урта, Җәлил икенче, Иске Кәшер, Саклаубаш, Җәлил гимназиясенең ата-аналар комитетлары һәм укучылары төрле бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар. "Безнең күңелле тату сыйныф" бәйгесендә ата-аналар комитетлары, укучыларның казанышлары, портфолио, проектлары, кул эшләре белән танышырга мөмкин иде. "Тату сыйныф серләре"ндә укучылар үзләре белән таныштырдылар. Соңыннан "Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге" дигән видеороликлар күрсәттеләр. Әлеге конкурста җиңүче булып Сарман урта мәктәбе танылды. Ул район данын 16 декабрьдә Казанда үткәреләчәк республика турында яклаячак.

Конкурста катнашучылар иң ахырдан XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүче булып танылган "Хәлимә" фильмын карадылар

Язма авторы - Зөлфия Шәрипова.

Фотолар мәгариф бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев