Районда аномаль суык һава торышы көтелә
23-27 октябрь көннәрендә Татарстанда аномаль суык һава торышы күзәтеләчәк. Уртача тәүлек температурасы нормадан 7-10 градуска түбән булачак. 23-25 октябрь көннәрендә урыны белән буран булачак, төнлә -18 градуска кадәр суытачак. Юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал. 26-27 октябрь көннәрендә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, тик аномаль суык һава торышы сакланачак. Бу көннәрне электр белән...
23-27 октябрь көннәрендә Татарстанда аномаль суык һава торышы күзәтеләчәк. Уртача тәүлек температурасы нормадан 7-10 градуска түбән булачак. 23-25 октябрь көннәрендә урыны белән буран булачак, төнлә -18 градуска кадәр суытачак. Юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал. 26-27 октябрь көннәрендә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, тик аномаль суык һава торышы сакланачак.
Бу көннәрне электр белән тәэмин итү һәм элемтә өлкәләрендә проблемалар тууы мөмкин. Юл-транспорт һәлакәтләре куркынычлыгы арту сәбәпле, юлларга чыкмый торырга киңәш ителә. Шулай ук ясалып килүче бозга чыгу да тормыш өчен куркыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев