САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Районда 22 кеше үпкә туберкулезы авыруы белән исәптә тора

24 март - Бө­тен­дөнья ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш, ягъ­ни ак ро­маш­ка кө­не. Ул нин­ди авы­ру һәм аның бе­лән ни­чек кө­рә­шер­гә? Ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се та­биб-фти­зи­ат­ры Фә­рит Шәң­гә­рә­ев бе­лән бү­ген­ге әң­гә­мә­без - шул хак­та. - Фә­рит Габ­дул­ло­вич, нәр­сә ул ту­бер­ку­лез һәм ул нин­ди­рәк авы­ру? - Ту­бер­ку­лез - йо­гыш­лы авы­ру. Аны ту­бер­ку­лез та­як­чык­ла­ры ки­те­реп...

24 март - Бө­тен­дөнья ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш, ягъ­ни ак ро­маш­ка кө­не. Ул нин­ди авы­ру һәм аның бе­лән ни­чек кө­рә­шер­гә? Ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се та­биб-фти­зи­ат­ры Фә­рит Шәң­гә­рә­ев бе­лән бү­ген­ге әң­гә­мә­без - шул хак­та.

- Фә­рит Габ­дул­ло­вич, нәр­сә ул ту­бер­ку­лез һәм ул нин­ди­рәк авы­ру?

- Ту­бер­ку­лез - йо­гыш­лы авы­ру. Аны ту­бер­ку­лез та­як­чык­ла­ры ки­те­реп чы­га­ра. Ту­бер­ку­лез бар­лык эч­ке әгъ­за­лар­да, сө­як­ләр­дә, хәт­та күз­ләр­дә дә бу­лыр­га мөм­кин. Ә иң еш та­рал­ган һәм иң кур­кы­ныч тө­ре - үп­кә ту­бер­ку­ле­зы. Ни өчен ди­гән­дә, үп­кә­дә ту­бер­ку­лез бул­ган оч­рак­та, аны ки­те­реп чы­га­ру­чы та­як­чык­лар - ту­бер­ку­лез ми­ко­бак­те­ри­я­лә­ре - ютәл­лә­гән­дә, как­рык кил­гән­дә, һа­ва­га элә­гә һәм әле­ге һа­ва­ны су­ла­ган ке­ше­ләр­гә үп­кә ту­бер­ку­ле­зы йо­гар­га мөм­кин.

- Аның үзенә генә хас бил­ге­лә­ре бар­мы?

- Кыз­га­ныч­ка кар­шы, юк. Ке­ше үзен­дә авыру бул­га­нын баш­лан­гыч ва­кы­тын­да бел­ми ка­лыр­га да мөм­кин. Мә­сә­лән, ко­ры ютәл яи­сә как­рык кил­гән оч­рак­та да, зур бул­ма­ган тем­пе­ра­ту­ра (37,1-37,5 гра­дус ти­рә­се), ябы­гу, тиз ару, тир­ләү ке­бек бил­ге­ләр ту­бер­ку­лез­га гы­на тү­гел, баш­ка авы­ру­лар­га (ОР­ВИ, ОРЗ, грипп һ.б.) да хас бу­лыр­га мөм­кин.

- Үп­кә ту­бер­ку­ле­зы баш­лан­ган­ны ни­чек бе­леп бу­ла?

- Мо­ның өчен үз ва­кы­тын­да флю­о­рог­ра­фия үтеп то­рыр­га ки­рәк. Бу та­ләп "Ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш һәм ту­бер­ку­лез­ны тук­та­ту" ту­рын­да­гы 77 нче сан­лы Фе­де­раль За­кон та­ра­фын­нан ку­ел­ган. Ундүрт яше тул­ган һәр ке­ше про­фи­лак­тик флю­о­рог­ра­фия үтәр­гә ти­еш. Үз ва­кы­тын­да флю­о­рог­ра­фия үт­кән­дә, ту­бер­ку­ле­з гы­на тү­гел, үп­кә­дә­ге баш­ка авы­ру­лар да ачык­ла­на. Шу­лар­ның иң кур­кы­ны­чы һәм еш бу­ла тор­га­ны - үп­кә яман ше­ше. Һәр ке­ше­нең флю­о­рог­ра­фи­я­сен ике та­биб-рент­ге­но­лог укый. Ан­да үз­гә­реш­ләр та­был­ган ке­ше­ләр ка­бат тик­ше­ре­лә.

- Сез­нең­чә, кем­нәр­гә флю­о­рог­ра­фи­я­не еш­рак үтәр­гә ки­рәк?

- Бу, бе­рен­че чи­рат­та, еш сал­кын ти­де­рү­че­ләр­гә (брон­хи­аль аст­ма), ши­кәр чи­ре, аш­ка­за­ны һәм уни­ке­ил­ле эчәк авы­руы бе­лән ин­те­гү­че­ләр­гә, нерв һәм пси­хик авы­ру­ла­ры бул­ган­нар­га, ара­кы бе­лән күп ша­я­ру­чы­лар­га, нар­ко­тик­лар кул­ла­ну­чы­лар­га, ВИЧ ин­фек­ция бе­лән исәп­тә то­ру­чы­лар­га ка­гы­ла. Бо­лар­ның кай­бер­лә­ре - ел­га бер тап­кыр, кай­бер­лә­ре һәр 6 ай са­ен флю­о­рог­ра­фия үтәр­гә ти­еш.

- Без­нең ра­йон­да үп­кә ту­бер­ку­ле­зы бе­лән авы­ру­чы­лар бар­мы?

- Бү­ген­ге көн­дә 22 авы­ру исәп­тә то­ра. Уз­ган ел - 14, бы­ел­га чык­кач, 6 авы­ру ачык­лан­ды. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ал­ты авы­ру­ның бер­се - 5 ай­лык са­бый ба­ла. Ул бү­ген­ге көн­дә рес­пуб­ли­ка дәү­ләт ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш дис­пан­се­рын­да ба­ла­лар бү­ле­ген­дә дә­ва­ла­на. Ба­ла­ның әни­се дә үп­кә ту­бер­ку­ле­зы бү­ле­ген­дә дә­ва­ла­ну үтә. Алты авы­ру­да - ак­тив ба­цил­ляр ту­бер­ку­лез, ягъ­ни алар әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге­ләр өчен ае­ру­ча кур­кы­ныч. Уз­ган ел ту­бер­ку­лез­дан 3 ке­ше ва­фат бул­ды.

- Ба­ла­лар, ди­гән­нән, яңа ту­ган са­бый­лар­га, бак­ча яшен­дә­ге ба­ла­лар­га ту­бер­ку­лез йок­ма­сын өчен, нин­ди сак­лык ча­ра­­ла­ры кү­рер­гә ки­рәк?

- Юга­ры­да әйт­кә­нем­чә, өл­кән­нәр да­и­ми тик­ше­ре­леп то­рыр­га ти­еш­ләр. Ә йөк­ле ха­тын-кыз­лар, ха­тын-кыз­лар кон­суль­та­ци­я­сен­дә тер­кә­лү үт­кән­дә, үз­лә­ре ге­нә тү­гел, бу­ла­чак әти-әни­ләр­нең ике як­лап та ту­ган­на­ры, әби-ба­ба­ла­ры, еш ара­ла­ша тор­ган та­ныш­ла­ры да флю­о­рог­ра­фия үт­кән бу­лыр­га ти­еш­ләр. Бу срок 6 ай­дан да ар­тык бу­лыр­га ти­еш тү­гел. Әй­тик, йөк­ле ха­тын-кыз исәп­кә бас­кан­да, ире­нең, якын­на­ры­ның флю­о­рог­ра­фия үт­кә­не­нә 6 ай­дан ар­тык ва­кыт үт­кән икән, алар чи­рат­тан тыш флю­о­рог­ра­фия үтәр­гә ти­еш­ләр.

- Авы­ру­ны дә­ва­лау озак­ка су­зы­ла­мы? Ачык фор­ма­да­гы ту­бер­ку­лез бул­ган авы­ру­лар бе­лән ара­лаш­кан ке­ше­ләр­гә ниш­ләр­гә?

- Ан­дый авы­ру бе­лән ара­лаш­кан оч­рак­та, иң элек чи­рат­тан тыш флю­о­рог­ра­фия үтәр­гә, ту­бер­ку­лез про­ба­ла­ры (кан, си­дек, как­рык ана­лиз­ла­ры) би­рер­гә ки­рәк. Ана­лиз­лар шик­ле бул­ган оч­рак­та 2 ай­дан 3 ай­га ка­дәр да­ру­лар эчәр­гә тәкъ­дим ите­лә. Әле­ге авы­ру­лар­ны үзәк та­биб­лар ко­мис­си­я­се (ЦВК), ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш дис­пан­се­ры исәп­кә ала. Авы­ру­лар 1 ел­дан 2 ел­га ка­дәр дә­ва­ла­на­лар.

Авы­ру­ны исәп­тән тө­ше­рү ту­рын­да­гы ка­рар­ны да шул ук та­биб­лар ко­мис­си­я­се ка­бул итә. Исәп­тән төш­кән ке­ше, үп­кә ту­бер­ку­ле­зы ка­бат баш­лан­ма­сын өчен, 1 ел­дан 3 ел­га ка­дәр тик­ше­ре­леп то­рыр­га ти­еш.

- Ту­бер­ку­лез­дан ту­лы­сын­ча дә­ва­ла­нып бу­ла­мы?

- Әйе. Тик авы­ру­ның баш­лан­гыч чо­рын­да ук ачык­ла­нуы ки­рәк. Чөн­ки ир­тә срок­та ачык­лан­ган ту­бер­ку­лез дә­ва­ла­ну­га тиз­рәк би­ре­лә. Тү­зем­лек һәм да­ру­лар­ны ва­кы­тын­да ка­бул итү со­ра­ла. Го­му­мән, авы­ру­ның агы­мы, ахы­ры авы­ру­ның үзе­нә дә, ор­га­низм­ның им­му­ни­те­ты­на да бәй­ле. Ди­а­бет, си­ли­коз, җә­рә­хәт, хро­ник ал­ко­го­лизм, нар­ко­тик­лар ка­бул ит­кән­дә, ст­ресс­лар, СПИД бул­ган­да, авы­ру ка­бат­ла­ныр­га да мөм­кин. Ә ин­де сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру, шәх­си ги­ги­е­на та­ләп­лә­рен үтәү, ту­гач БЦЖ-вак­ци­на­ция һәм 6-7 яшь­тә ре­вак­ци­на­ция үт­кә­рү, да­и­ми тик­ше­ре­леп то­ру ту­бер­ку­лез­ны ки­сә­тү­нең нә­ти­җә­ле ча­ра­ла­ры бу­лып то­ра. Сә­ла­мәт­ле­ге­гез­гә игъ­ти­бар­лы бу­лы­гыз!

Әң­гә­мә­дәш - Зөл­фия Шә­ри­по­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев