САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Районда 18 кеше туберкулез авыруы белән исәптә тора

24 март - Бө­тен­дөнья ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш кө­не. Аның сим­во­лы - ак ро­маш­ка. Шу­лай итеп, бу көн иле­без­дә һәм рес­пуб­ли­ка­да "Ак ро­маш­ка­лар кө­не" бу­ла­рак бил­ге­ләп үте­лә. Бү­ген­ге әң­гә­мә­без - та­биб-фти­зи­ат­р Фә­рит Шәң­гә­рә­ев бе­лән. - Бил­ге­ле бул­ган­ча, ту­бер­ку­лез - иң кур­кы­ныч йо­гыш­лы авы­ру­лар­ның бер­се. Аның ха­кын­да ту­лы­рак сөй­ләп үт­сә­гез иде. -...

24 март - Бө­тен­дөнья ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш кө­не. Аның сим­во­лы - ак ро­маш­ка. Шу­лай итеп, бу көн иле­без­дә һәм рес­пуб­ли­ка­да "Ак ро­маш­ка­лар кө­не" бу­ла­рак бил­ге­ләп үте­лә. Бү­ген­ге әң­гә­мә­без - та­биб-фти­зи­ат­р Фә­рит Шәң­гә­рә­ев бе­лән.

- Бил­ге­ле бул­ган­ча, ту­бер­ку­лез - иң кур­кы­ныч йо­гыш­лы авы­ру­лар­ның бер­се. Аның ха­кын­да ту­лы­рак сөй­ләп үт­сә­гез иде.

- Бө­тен­дөнья сә­ла­мәт­лек сак­лау оеш­ма­сы мәгъ­лү­мат­ла­ры бу­ен­ча, дөнь­я­да ел са­ен ан­нан мил­ли­он­нар­ча ке­ше үлә. Бу авы­ру­ны ту­бер­ку­лез (кох) та­як­чык­ла­ры ки­те­реп чы­га­ра. Ул бө­тен эч­ке ор­ган­нар­ны, хәт­та күз­ләр­не, сө­як­ләр­не, умырт­ка ба­га­на­сын за­рар­лый. Әм­ма иң еш оч­рый тор­га­ны һәм ке­ше­ләр өчен иң кур­кы­ны­чы - үп­кә ту­бер­ку­ле­зы. Икен­че урын­да - умырт­ка ба­га­на­сы һәм сө­як­ләр, өчен­че урын­да - бә­вел юл­ла­ры, бө­ер­ләр ту­бер­ку­ле­зы.

- Йо­гу­чан­лы­гы бу­ен­ча иң кур­кы­ны­чы кай­сы?

- Үп­кә һәм бронх­лар, үп­кә эчен­дә­ге лим­фа­тик тө­ен­чек­ләр ту­бер­ку­ле­зы. Ха­лык­та мон­дый авы­ру­ны "а­чык ту­бер­ку­лез" дип йөр­тә­ләр. Ту­бер­ку­лез бе­лән авы­ру­чы ке­ше ютәл­лә­гән­дә, ка­кыр­ган­да, ту­бер­ку­лез та­як­чык­ла­ры һа­ва­га элә­гә. Ул та­як­чык­лар кү­лә­ме бу­ен­ча бик күп - мил­ли­ард­ла­ган бу­лыр­га мөм­кин. Ан­нан соң та­гын бер үзен­чә­лек кү­зә­те­лә - соң­гы ел­лар­да авы­ру ке­ше­дә бул­ган кох та­як­чык­ла­ры­ның ту­бер­ку­лез­ны дә­ва­лау өчен кул­ла­ны­ла тор­ган да­ру­лар­га кар­шы сак­ла­ну ча­ра­сы бар­лык­ка кил­де. Нә­ти­җә­дә ул да­ру­лар бу та­як­чык­лар­ны үтер­ми, ки­ре­сен­чә, алар күб­рәк үсә­ләр. Та­биб­лар бу чир­не "күп да­ру­лар­га би­реш­мәү­че ту­бер­ку­лез" (МЛУ) дип атый­лар.

- Үп­кә ту­бер­ку­ле­зы­ның үзе­нә ге­нә хас үзен­чә­лек­лә­ре бар­мы?

- Кыз­га­ныч­ка кар­шы, юк. Авы­ру ке­ше үзен­дә бул­ган ту­бер­ку­лез ту­рын­да бел­мәс­кә дә мөм­кин. Мә­сә­лән, ко­ры ютәл яи­сә ка­кы­рык ки­лү, зур бул­ма­ган тем­пе­ра­ту­ра - 37,1-37,5 гра­дус ти­рә­се, ябы­гу, тиз ару, тир­ләү, на­чар йок­лау ту­бер­ку­лез­га гы­на тү­гел, баш­ка авы­ру­лар­га да хас. Мә­сә­лән, ОР­ВИ, грипп, ОРЗ һәм баш­ка­лар­га. Шу­ңа кү­рә ту­бер­ку­лез­ны ва­кы­тын­да ачык­лап, тиз­рәк дә­ва­лый баш­лар өчен, үз ва­кы­тын­да флю­о­рог­ра­фия яки рент­ге­ног­ра­фия үтеп то­рыр­га ки­рәк. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, юга­ры­да тел­гә алын­ган тик­ше­ре­нү­ләр иң кур­кы­ныч авы­ру­лар­ның бер­се - үп­кә­дә бу­ла тор­ган яман шеш авы­ру­ын да баш­лан­гыч чо­рын­да ук ачык­лар­га яр­дәм итә.

- Ха­лык ара­сын­да "ф­лю­о­рог­ра­фия сә­ла­мәт­лек өчен зы­ян­лы" ди­гән сүз­ләр йө­ри.

- Бо­лар - чын­бар­лык­ка ту­ры кил­ми тор­ган сүз­ләр. Хә­зер­ге көн­дә бө­тен рент­ген-ди­аг­нос­тик, флю­о­рог­ра­фия ап­па­рат­ла­ры аз до­за­лы, сә­ла­мәт­лек­кә бер­ни­чек тә зы­ян ки­те­рә ал­мый. Бу уңай­дан тү­бән­дә­ге ча­гыш­ты­ру­ны ки­те­рә­сем ки­лә. Ап­рель, май ай­ла­рын­да ко­яш­тан кил­гән нур­лар­ның ра­ди­а­ци­я­се бу ап­па­рат­лар­ны­кын­нан бер­ни­чә тап­кыр көч­ле­рәк.

- Әгәр дә флю­о­рог­ра­фия үт­кән­нән соң үп­кә­дә бе­рәр төр­ле үз­гә­реш та­был­са?

- Ва­кы­тын­да ачык­лан­ган чир­не дә­ва­лау да тиз­рәк, нә­ти­җә­се дә ях­шы­рак бу­ла. Ши­кәр чи­ре, брон­хи­аль аст­ма, аш­ка­за­ны һәм уни­ке­ил­ле эчәк авы­ру­ла­ры бул­ган ке­ше­ләр флю­о­рог­ра­фия үтү­гә ае­ру­ча игъ­ти­бар­лы бу­лыр­га ти­еш­ләр. Ә ин­де пси­хик-нерв авы­ру­ла­ры бе­лән ин­те­гү­че­ләр, ара­кы бе­лән күп ша­я­ру­чы­лар, нар­ко­тик­лар кул­ла­ну­чы­лар, ВИЧ-ин­фек­ция бе­лән исәп­тә то­ру­чы­лар, төр­мә­дән кай­ту­чы­лар флю­о­рог­ра­фи­я­не һәр ал­ты ай са­ен үтәр­гә ти­еш­ләр.

- Ту­бер­ку­лез­ны җи­ңәр­гә мөм­кин­ме?

- Авы­ру ва­кы­тын­да ачык­ла­нып дә­ва­лый баш­лан­са, күп оч­рак­та аны җи­ңәр­гә мөм­кин. Иң ях­шы­сы - ал­дан ук сак­лык ча­ра­ла­рын кү­рү. Бе­рен­че­дән, ва­кы­тын­да флю­о­рог­ра­фия үтеп то­рыр­га. Икен­че­дән, ту­бер­ку­лез­га ох­ша­ган шик­ле бил­ге­ләр бул­са, үз бел­де­гең бе­лән дә­ва­лан­мас­ка, та­биб­ка мө­рә­җә­гать итәр­гә. Өчен­че­дән, та­биб бил­ге­лә­гән да­ру­лар­ны ва­кы­тын­да һәм иң мө­һи­ме тү­зем­лек бе­лән тө­гәл һәм до­за­сын ки­мет­ми­чә ка­бул итәр­гә. Ту­бер­ку­лез­ны ки­сә­тү һәм дә­ва­лау­да тук­ла­ну да мө­һим роль уй­ный. Ра­ци­он­да ак­сым­лы, уг­ле­вод­лы ри­зык­лар, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш, май бу­лыр­га ти­еш. Ка­ты ютәл­лә­гән ке­ше­дән ераг­рак бу­лыр­га ты­ры­шы­гыз. Ел са­ен флю­о­рог­ра­фия үте­гез. Им­му­ни­те­ты­гыз­ны ны­гы­ты­гыз: күб­рәк саф һа­ва­да бу­лы­гыз, физ­куль­ту­ра һәм спорт бе­лән шө­гыль­лә­не­гез.

Ми­ләү­шә За­ки­ро­ва, ба­ла­лар та­би­бы-фти­зи­ат­ры:

- Ба­ла­лар­ның ту­бер­ку­лез бе­лән авы­ру­чан­лы­гы - зур­лар авы­ру­чан­лы­гы­ның ча­гы­лы­шы. Ба­ла­лар­да бу авы­ру­лар­ны бул­дыр­мау өчен, тү­бән­дә­ге ча­ра­лар­ны үтәр­гә ки­рәк: яңа ту­ган һәм 6 яшь­лек ба­ла­лар­га вак­ци­на­ция үт­кә­рү, 17 яшь­кә ка­дәр­ле ти­еш­ле ман­ту һәм про­ба­лар­ны кую, яңа ту­ган һәм 1 яшь­кә ка­дәр­ге ба­ла­лар­ның әй­лә­нә-ти­рә­сен­дә­ге зур­лар­ның флю­о­рог­ра­фия тик­ше­ре­нү­лә­рен үтү­лә­рен тәэ­мин итү, ту­бер­ку­лез бе­лән кө­рәш - ва­кы­тын­да ачык­лау, дә­ва­лау, авы­ру­лар­ны изо­ля­ци­я­ләү, авы­ру­лар бе­лән кон­такт­та бул­ган ба­ла­лар­ны тик­ше­рү. БЦЖ-М вак­ци­на­ци­я­се ясал­ма­ган ба­ла­лар ту­бер­ку­лез бу­ен­ча кур­кы­ныч­лы­лык төр­ке­ме­нә кер­те­лә­ләр һәм ал­ты ай са­ен тик­ше­ре­лер­гә ти­еш­ләр. Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең баш са­ни­тар та­би­бы­ның 60 нчы сан­лы ка­ра­ры (22.04.2013) ни­ге­зен­дә ту­бер­ку­лез­га кар­шы ти­еш­ле тик­ше­ре­нү­ләр­не үт­мә­гән ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр ба­ла­лар бак­ча­ла­ры, мәк­тәп­ләр­гә һәм баш­ка ба­ла­лар уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә кер­тел­ми­ләр.

2016 ел­да ра­йон­да 13 авы­ру ачык­лан­ды. Бы­ел ту­лы бул­ма­ган өч ай­да 2 авы­ру та­был­ды. Бү­ген­ге көн­дә 18 авы­ру исәп­тә то­ра. Алар Әл­мәт дәү­ләт ту­бер­ку­лез­га кар­шы кө­рәш дис­пан­се­рын­да дә­ва­ла­на­лар.

Әң­гә­мә­дәш - Зөл­фия ШӘРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев