САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда 15 балага паспорт тапшырдылар

Бүген районның төрле мәктәпләреннән булган 15 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы - паспорт тапшырылды. Балаларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды. Аннан соң...

Бүген районның төрле мәктәпләреннән булган 15 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы - паспорт тапшырылды. Балаларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды.

Аннан соң балалар ЗАГС бүлегенең баш белгече Гөлназ Шаяхмәтова белән район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена юл тоттылар. Музейның фәнни хезмәткәре Гөлнара Нуретдинова алар өчен кызыклы экскурсия үткәрде, буклетлар таратты.

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X