САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда 100 нче бала тууы теркәлде

Нуртдиновлар гаиләсендә сөенечле вакыйга.

Сарман авылында яшәүче Рүзилә һәм Илдар Нуртдиновлар гаиләсендә шундый сөенечле вакыйга булды. 2020 елның 20 июнендә аларның уллары Булат туды. Бүген, Бөек Җиңү парады үткән 24 июнь көнне, сабыйны бала тудыру йортыннан тантаналы рәвештә өенә озаттылар.
- Улыгыз истәлекле елда туды. Районда 100 нче сабый булып теркәлде. Гаиләгезне тәбрикләп, улыгызның игелекле, акыллы, тәүфыйклы, җәмгыятькә файдалы гражданин булып үсүен, сәламәт булуын телим, - диде муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Нуртдиновларга бала тууы турында таныклык, “ТАССР төзелүгә – 100 ел” истәлек билгесе, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырганда.
Районыбызның яңа туган сабыен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район үзәк шифаханәсе баш табибы Айрат Галимов, гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, әби-бабайлары, туганнары тәбрикләделәр. “Кыз артыннан килүегезне көтеп калабыз, сәламәт булып, тигез канат астында үстерегез”, - диде бала тудыру йорты табибәсе Рәйханә Әхкямова. Энесе Булат тууга иң нык сөенгәне аның абыйсы Ислам булды.
Без дә Булатның тигез канат астында сәламәт, игелекле бала булып үсүен телибез.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев