САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Район үзәк шифаханәсендә авыруларга тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелә

Бүген район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе членнары Кеше хокукларын яклау буенча райондагы вәкаләтле вәкиле белән берлектә үзәк шифаханәдә булдылар. Алар иң элек баш табиб белән очрашып, бүгенге көндә коллектив алдына куелган бурычлар, авырулар белән эш, табиблар белән тәэмин ителеш һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Аннан поликлиникада, балалар, терапия,...

Бүген район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе членнары Кеше хокукларын яклау буенча райондагы вәкаләтле вәкиле белән берлектә үзәк шифаханәдә булдылар. Алар иң элек баш табиб белән очрашып, бүгенге көндә коллектив алдына куелган бурычлар, авырулар белән эш, табиблар белән тәэмин ителеш һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Аннан поликлиникада, балалар, терапия, хирургия, реанимация, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекләрендә булып, авыруларга хезмәт күрсәтү, дәвалау шартлары белән таныштылар. Авырулар әйтүенчә, хастаханәдә тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелә, дәвалау, туклану яхшы. "Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабы"нда бары мактау, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре генә язылган.

Әллә һава температурасы түбән булу куркыткан, әллә табибларның бүген билгеләнгән участокларына китү көне булганга, поликлиника ягында халык аз иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X