САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район үзәк китапханәсендә төрле чаралар үтте

Яңа ел, кышкы каникуллар - һәр бала өчен зур бәйрәм. Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан үзәк балалар китапханәсе балалар өчен кызыклы масса чаралар үткәрде. Каникул көннәрендә балалар китаплар укыдылар, төрле уеннарда, викториналарда, конкурсларда катнаштылар. 4 январьда "Гыйнвар - кыш уртасы" темасына әңгәмә үткәрелде, балалар кышкы табигатьнең үзенчәлекләрен...

Яңа ел, кышкы каникуллар - һәр бала өчен зур бәйрәм. Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан үзәк балалар китапханәсе балалар өчен кызыклы масса чаралар үткәрде. Каникул көннәрендә балалар китаплар укыдылар, төрле уеннарда, викториналарда, конкурсларда катнаштылар.

4 январьда "Гыйнвар - кыш уртасы" темасына әңгәмә үткәрелде, балалар кышкы табигатьнең үзенчәлекләрен белделәр, "Табышмак әйтәм, тап" дигән викторинада бик теләп катнаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук "Кошларга ярдәм итик" дигән темага китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

5 январьда "Әкият геройлары бездә кунакта" темасына рәсем бәйгесе үткәрелде. Балалар яраткан әкият геройларын бик матур итеп рәсемдә сүрәтләделәр, үзләренең рәсем ясау осталыкларын күрсәттеләр.

6 январьда "Мультфильмнар иленә сәяхәт" дигән чара үткәрелде. Бу көнне балалар "Кисекбаш", "Дөнья халыклары әкиятләре", "Попугай Кеша", "Маша и медведь" һәм башка төрле мультфильмнар карадылар. Балаларның хәзерге заман мультфильмнарын гына түгел, ә элекке, совет чоры мультфильмнарын да яратып караулары беленде.

7 январьда китапханәдә «Әкияттә - кунакта» дип исемләнгән чара үтте. Бу көнне балалар әкият геройлары белән очраштылар, викторинада катнаштылар. Үзләре дә бик теләп әкияти өс киеме, аяк киеме, башлыкларны киеп карадылар, уеннар уйнадылар.

Сарман муниципаль районы порталы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев