САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район үзәк китапханәсендә "Икенче яшьлек" өлкәннәр клубы ачылды

Узган ел район үзәк китапханәсе "РИТЭК" җәмгыяте һәм "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының "Өлкәннәр өчен "Икенче яшьлек" проекты номинациясендә грант яулаган иде. Проектның җитәкчесе - район үзәк китапханәсе директоры Роза Гайфуллина, авторы - библиографик бүлек мөдире Гөлнур Мадъярова. Бүген, 5 нче март көнне, район үзәк китапханәсенең уку...

Узган ел район үзәк китапханәсе "РИТЭК" җәмгыяте һәм "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының "Өлкәннәр өчен "Икенче яшьлек" проекты номинациясендә грант яулаган иде. Проектның җитәкчесе - район үзәк китапханәсе директоры Роза Гайфуллина, авторы - библиографик бүлек мөдире Гөлнур Мадъярова.

Бүген, 5 нче март көнне, район үзәк китапханәсенең уку залында "Икенче яшьлек" өлкәннәр клубын ачу тантанасы үткәрелде. Шунысын да әйтергә кирәк: грант акчасына китапханә җиһазлар яңарткан, ноутбук алган һәм башкалар. Клуб өлкәннәр белән төрле чаралар үткәрүне планлаштыра, шулай ук аларны компьютер, Интернет серләренә өйрәтүне күздә тота.

Бүген шулай ук ветераннар клубы каршындагы кул эшләре түгәрәгенә йөрүчеләр дә үзләренең истәлекле бәйрәмнәрен - унъеллыкларын билгеләп үттеләр. Шушы еллар эчендә аңа йөрүчеләр шактый арткан һәм өлкәннәр күп төрле кул эшләренә өйрәнгәннәр. Нурия Вәлиуллина түгәрәкнең оешу тарихы турында сөйләде. Бәйрәмдә катнашучылар, яшьлекләрен искә төшереп, аулак өй уеннарын уйнап алдылар: йөзек салыштылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйттеләр. Даимә апа Вәлиева элеккеге аулак өйләр турында сөйләде. Китапханә хезмәткәре Рәзинә Гарифуллина өлкәннәр яраткан җырларны башкарды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр үзләре пешереп алып килгән тәм-томнардан авыз иттеләр, тәмләп чәй эчә-эчә, үткәннәрне искә алдылар, хәзерге муллыкка сөенделәр. Аларның бүгенге тормыштан канәгать булулары, буш вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрүләре, бер-берсе белән матур, күңелле итеп аралашып яшәүләре - безнең өчен дә зур куаныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев