САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район үзәк китапханәсендә "Ак әманәт – солдат хатлары" дигән кичә үтте

Бүген район үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ак әманәт - солдат хатлары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә сугыш кырында ятып калган Миңнегалим Хәсәншинның сеңлесе Тәгъзимә Шәйхетдинова чакырылган иде. Аның белән очрашуга Сарман гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Раушания Мәтьҗанова килделәр. Кичәне китапханәнең уку залы...

Бүген район үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ак әманәт - солдат хатлары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә сугыш кырында ятып калган Миңнегалим Хәсәншинның сеңлесе Тәгъзимә Шәйхетдинова чакырылган иде. Аның белән очрашуга Сарман гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Раушания Мәтьҗанова килделәр.

Кичәне китапханәнең уку залы мөдире Равилә Шәмсетдинова һәм укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Рәзинә Гарифуллина алып бардылар. Алар Миңнегалим Хәсәншинның тормыш юлы турында сөйләп киттеләр, тематика буенча Филүс Каһировның җырына видеоклип һәм геройга багышланган презентация күрсәттеләр, шигырь укып киттеләр, аннары сүзне Тәгъзимә апаның үзенә бирделәр. Аңа сугыш башланганда нибары алты яшь булган. Тәгъзимә апа балаларга ул елларның авырлыклары турында сөйләде, тыныч тормышта, кайгы-хәсрәтсез яшәүне теләде. "Ул вакытта, кечкенә булу сәбәпле, сугыш барганын аңлап та бетермәгәнбездер инде", - диде ул.

Ахырдан укучылар Миңнегалим Хәсәншинның сугыштан өенә язган хатлар күргәзмәсе белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев