САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район үзәк хастаханәсе автопаркы тагын ике медицина хезмәте күрсәтү машинасына баетылды

ТР премьер-министры Алексей Песошин 42 район хастаханәсенә 70 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Халыкка беренчел ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттыру, аның өчен барлык шартларны тудыру республика җитәкчелегенең дә ныклы контролендә тора. “2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасы”ның тормышка ашырылуы – шуның ачык мисалы. 4 август көнне Казан шәһәрендә узган чарада ТР премьер-министры Алексей Песошин 42 район хастаханәсенә 70 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Безнең Сарман үзәк хастаханәсе дә тагын ике медицина хезмәте күрсәтү машинасына ия булды. Алар авыруларга үз йортларында хезмәт күрсәтү, кирәк булганда, хастаханәгә алып килү, дарулар илтү өчен файдаланачаклар. 

- Быел район үзәк хастаханәсенең техник паркы яңартылды. Сарманга, Җәлилгә, Саклаубаш участок хастаханәсенә икешәр автомобиль кайтты. Алар барысы да махсус җайланмалар белән җиһазландырылганнар. Александровка табиблык амбулаториясе дә яңа машиналы булачак, - диде район үзәк хастаханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Кәрим Сәлахов.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев