САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Район үзәк хастаханәсенә 96 компьютер кайтты

Хастаханә компьютерлаштырыла "Сәламәтлек саклау системасын информатизацияләү" программасы кысаларында район үзәк хастаханәсенә 96 компьютер кайтты. Бүгенге көндә аның 54 е урнаштырыла. Компьютерларның бер өлеше Җәлил хастаханәсенә җибәреләчәк. Район үзәге хастаханәсе баш табибы Ирек Билаловның әйтүенә караганда, моннан соң барлык табиблар, бүлекләр һәм башка хезмәтләр амбулатор карта, рецептларны компьютерда тутырачаклар, башка язу-сызу...

Хастаханә компьютерлаштырыла

"Сәламәтлек саклау системасын информатизацияләү" программасы кысаларында район үзәк хастаханәсенә 96 компьютер кайтты. Бүгенге көндә аның 54 е урнаштырыла. Компьютерларның бер өлеше Җәлил хастаханәсенә җибәреләчәк. Район үзәге хастаханәсе баш табибы Ирек Билаловның әйтүенә караганда, моннан соң барлык табиблар, бүлекләр һәм башка хезмәтләр амбулатор карта, рецептларны компьютерда тутырачаклар, башка язу-сызу эшләрен дә электрон рәвештә башкарачаклар. Бу табиблар һәм башка хезмәтләргә бер-берсеннән мәгълүмат алу өчен дә бик уңайлы булачак. Моңа хәзерлек эшләре исә алдан ук башланган. Табиблар һәм хезмәткәрләрне компьютерда эшләргә өйрәтү курслары оештырылган, аттестация үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев