Район үзәк балалар китапханәсендә очрашу оештырылды
24 июньдә район үзәк балалар китапханәсе балаларның җәйге ялын күңелле оештыру максатыннан Сарман гимназиясенең җәйге лагерьда ял итүче балалар өчен "Җәй, каникуллар, китапханә" дип исемләнгән очрашу оештырды. Китапханәчеләр, үзебездә иҗат итүче балалар язучылары Вәсимә Хәйруллина, Дамир Гарифуллинның иҗатлары белән таныштырдылар. Балалар бик теләп әдәби викторинада катнаштылар. Очрашу азагында китапханәчеләр көче...
24 июньдә район үзәк балалар китапханәсе балаларның җәйге ялын күңелле оештыру максатыннан Сарман гимназиясенең җәйге лагерьда ял итүче балалар өчен "Җәй, каникуллар, китапханә" дип исемләнгән очрашу оештырды. Китапханәчеләр, үзебездә иҗат итүче балалар язучылары Вәсимә Хәйруллина, Дамир Гарифуллинның иҗатлары белән таныштырдылар. Балалар бик теләп әдәби викторинада катнаштылар. Очрашу азагында китапханәчеләр көче белән әзерләнгән «Колобок», «Кот и лиса» курчак театры балаларга бик ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев