САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район үзәк балалар китапханәсендә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде

2 апрельдә бөек әкиятче, Дания язучысы Ганс Христиан Андерсен дөньяга килгән. Хәзер шул көн Халыкара балалар китабы көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк балалар китапханәсе "Лилия" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемен бәйрәмгә чакырды. Бу көнне балаларны могҗиза көтте. Китапханәгә китап патшалыгыннан "патшабикә" килде. Ул балаларга китап кайда барлыкка килә,...

2 апрельдә бөек әкиятче, Дания язучысы Ганс Христиан Андерсен дөньяга килгән. Хәзер шул көн Халыкара балалар китабы көне итеп билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк балалар китапханәсе "Лилия" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемен бәйрәмгә чакырды. Бу көнне балаларны могҗиза көтте. Китапханәгә китап патшалыгыннан "патшабикә" килде. Ул балаларга китап кайда барлыкка килә, кайда яши, ничек итеп китапны саклыйлар икәнен аңлатты. Кечкенәләр"Әкият геройлары" исемле викторинада бик теләп катнаштылар. "Патшабикә" барысын да тылсымлы әкият иленә чакырды. Балалар "Батыр әтәч" һәм "Койрыклар" әкиятләрен карадылар. Курчакларның уеннары аша балалар усал, кире булмаска, башкаларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеген аңладылар. Кечкенәләргә бәйрәм бик ошады.

Сарман муниципаль районы порталы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев