САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район үзәгенең Куйбышев урамына асфальт җәяләр

Куйбышев, Яруллин урамнарында юл төзекләндеру эшләре алып барыла.

Район үзәгенең Куйбышев урамына асфальт җәяләр
“Районның торак пунктларында асфальт өслекле юл-урам челтәрен ремонтлау” программасы нигезендә Сарманның Куйбышев, Яруллин урамнарында юллар төзекләндерелә. Бүгенге көндә урамнарда иске асфальт өслекне кырып бетерделәр, яңаны җәяләр. Урамнарыбыз төзек, тигез булачак. Юлларда имин йөрергә язсын. Әлеге эшләргә республика казнасыннан 15 миллион сум акча каралган. Сарман гимназиясе каршында машиналар туктау урыны да ясала, Терешкова урамының шул өлеше дә ремонтлана. Ел саен шул рәвешле урамнар юллары төзекләндерелеп барыла.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев