САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район үзәге зираты янындагы контейнерга иске мебель китереп аударганнар

Зиратларны чиста, төзек тоту турында күпме генә сөйләсәк тә, кемнәрдер өчен ул буш сүз булып кала бирә. Шушы көннәрдә район үзәге зиратында тагын бер күңелсез күренешкә тап булдык - билгесез кешеләр, сарманлылар булырга тиеш, капка янындагы контейнерга иске мебельләрен китереп аударганнар. Чүплеккә илтсә ни була? Күпме генә ара кала бит...

Зиратларны чиста, төзек тоту турында күпме генә сөйләсәк тә, кемнәрдер өчен ул буш сүз булып кала бирә. Шушы көннәрдә район үзәге зиратында тагын бер күңелсез күренешкә тап булдык - билгесез кешеләр, сарманлылар булырга тиеш, капка янындагы контейнерга иске мебельләрен китереп аударганнар. Чүплеккә илтсә ни була? Күпме генә ара кала бит анда! Районда чистарту, төзекләндерү икеайлыгы бара. Без күпме көч түгеп җыештыру эшләре алып барабыз, өмәләр үткәрәбез, изге урынны төзек һәм чиста тотарга тырышабыз. Чүбеңне зират янына китереп ташлау - кеше хезмәтен, әрвахларның рухын хөрмәт итмәү, барыбыз да барасы мәңгелек йортны санламау бит ул. Моны берничек тә башка сыйдырып та, кабул да итеп булмый. Чүпне зират буена илтеп ташларга түгел, анда булганын җыештырырга кирәк бит.

Якындагы көннәрдә зиратта өмәләр үткәреләчәк. Аларда актив катнашыйк, бу изге эшкә үз өлешебезне кертик.

Ринат Ногманов, зиратны карап торучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев