САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район үзәге урамнары якташларыбыз исемнәрен йөртәчәкләр

Күренекле гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү буенча материалларны карау комиссиясе утырышында Сарман муниципаль районы Сарман авылы урамнарының исемнәрен үзгәртү мәсьәләсе каралды.

- «Гражданнарның, оешмаларның һәм тарихи вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү максатларында урамнарның, паркларның, скверларның, мәйданнарның исемнәрен бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында»гы карары нигезендә, биредә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсенең гаризалары һәм үтенечнамәләре каралды, алар нигезендә урам исемнәрен үзгәртү тәкъдим ителде.

Җиңү (Победа) урамы - күренекле татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров исемен;

Дуслык (Дружба) урамы - журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе чыгарган "Гасырлар Авазы - Эхо веков" фәнни-документаль журналы редколлегиясе әгъзасы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин исемен;

Азатлык (Свобода) урамы Татарстан Республикасының халык язучысы Аяз Мирсәит улы Гыйләҗев исемен йөртәчәк. Комиссия әгъзалары Сарман авылы урамнарын үзгәртү буенча уңай фикер белдерделәр. Татарстан Республикасы Сарман районының Сарман авылы урамнарын үзгәртү турындагы тәкъдим бертавыштан хупланды, - диде Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев