САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район яшьләрен патриотлыкка өйрәтәләр

Мәктәпләрдә төрле тәрбияви чаралар үткәрелә.

Соңгы елларда патриотлык темасы актуальләшә бара. Аңа хәзер балалар бакчасында ук өйрәтәләр, мәктәптә белемнәр ныгытыла. Әлбәттә, бөтен җаваплылык белем бирү учреждениеләренә генә төшәргә тиеш дигән сүз түгел бу. Балаларда патриотизм хисе тәрбияләү – гаиләнең, җәмгыятьнең төп бурычларының берсе, чөнки ул Ватанга мәхәббәтне күз уңында тота. Яшьләр Ватанын яратсалар һәм аны иҗтимагый, икътисадый яктан яхшыртуга көч куйсалар, димәк, ул илнең киләчәге бар, дигән сүз.

Мәктәпләрдә бу уңайдан төрле тәрбияви чаралар үткәрелә. Укытучылар, тәрбиячеләр патриотлык турында укучыларга әйләнә-тирә дөнья, тарих, җәмгыять белеме, хәрби хезмәт нигезләре дәресләрендә дә гел искәртеп торалар.

Бу турыда тулырак язманы район газетасының 23 апрель саныннан укый аласыз.

Илназ Сираев 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев