САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район яшьләр иҗтимагый палатасының икенче утырышы үтте

Бүген "Сарман" кинотеатрында Сарман муниципаль районы Советы каршында оештырылган район яшьләр иҗтимагый палатасының икенче утырышы булды. Палата рәисе Николай Сахуриев 2015 елның беренче кварталында башкарылган эшләр турында сөйләде. Палатаның спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм яшьләр туризмы комиссиясе рәисе Айдар Нариманов киләсе кварталга эш планы белән таныштырды. Регионара "Волонтер" иреклеләр хәрәкәте...

Бүген "Сарман" кинотеатрында Сарман муниципаль районы Советы каршында оештырылган район яшьләр иҗтимагый палатасының икенче утырышы булды. Палата рәисе Николай Сахуриев 2015 елның беренче кварталында башкарылган эшләр турында сөйләде. Палатаның спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм яшьләр туризмы комиссиясе рәисе Айдар Нариманов киләсе кварталга эш планы белән таныштырды. Регионара "Волонтер" иреклеләр хәрәкәте үсеше турында социаль мәсьәләләр буенча комиссия рәисе Ләйсән Вәгыйзова чыгышы тыңланды. Район Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин районда яшьләр сәясәте турында сөйләп китте. Ахырдан палата әгъзалары үткәреләчәк чараларны оештыру буенча киңәшләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев