САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район янгынчылары йортны саклап кала алганнар

Янгынчылардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәйрәм, ягъни 1-8 январь көннәрендә, Иске Минзәләбаш авылында булган янгынны исәпкә алмаганда, районда хәл чагыштырмача имин булган, зур янгын очраклары күзәтелмәгән. Иске Минзәләбашка килгәндә, 2 январь көнне иртәнге бишләр тирәсендә берәүнең мунчасында янгын чыга. Сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу. Бәла-каза урынына янгынчылар тиз арада...

Янгынчылардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәйрәм, ягъни 1-8 январь көннәрендә, Иске Минзәләбаш авылында булган янгынны исәпкә алмаганда, районда хәл чагыштырмача имин булган, зур янгын очраклары күзәтелмәгән. Иске Минзәләбашка килгәндә, 2 январь көнне иртәнге бишләр тирәсендә берәүнең мунчасында янгын чыга. Сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу. Бәла-каза урынына янгынчылар тиз арада килеп җитәләр. Оста һәм тиз хәрәкәт итү нәтиҗәсендә дөрләп янган мунчадан 4 метр ераклыкта гына төзелеп яткан йортны коткарып кала алалар. Янгынчылар сарманлыларны сак булырга, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев