САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район ветераннары өчен пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча "кайнар линия" эшләячәк

5 майда, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе ветераннар өчен пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача. Бу көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча түләүсез 8-800-100-26-27 телефонында кайнар линия эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре пенсия түләүгә, айлык акчалата түләүләргә,...

5 майда, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе ветераннар өчен пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.

Бу көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча түләүсез 8-800-100-26-27 телефонында кайнар линия эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре пенсия түләүгә, айлык акчалата түләүләргә, социаль хезмәтләр җыелмасына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Шул ук вакытта исегезгә төшерәбез, башка көннәрне Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең 279-27-27 телефоны ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән алып чәршәмбене дә кертеп 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көн 9.00-16.45сәгатьләрдә эшли. Төшке ашка тәнәфес - 12.00-12.45 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев