САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район ветераннар Советы рәисе юбилеен бәйрәм итә

.

Сарман муниципаль районы ветераннар Советы рәисе - ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәҗип Мөҗип улы Миңнеголов бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов тәбрикләделәр һәм "Ветеран хәрәкәтендәге казанышлары өчен" Мактау билгесе, Рәхмәт хаты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Почет грамотасын, истәлек бүләге тапшырдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, авылдашы - район Советы депутаты Мирсаяф Салихов, балалары, оныклары да юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.

Альбина Сабирова язмасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев