САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район укучылары суд эшчәнлеге белән кызыксыналар 

Район укучылары суд эшчәнлеге белән кызыксыналар .


Район суды Сарман һәм Җәлил поселогы мәктәпләренең югары сыйныф укучылары арасында суд темасына багышланган сочинениеләр конкурсы үткәргән иде. Бүген аларга йомгак ясалды. 
Тантана район суды залында үткәрелде. Укучыларны һәм аларның укытучыларын иң элек район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов сәламләде, укучыларның эшләрен анализлады, аларны суд эшчәнлегенә булган һәм күздә тотыла торган яңалыклар белән таныштырды. Район суды судьясы Рөстәм Хәнипов яшь буынның суд эшчәнлеге белән кызыксынуларын “сөенечле хәл” дип бәяләде һәм укучыларга уңышлар теләде. Соңыннан очрашуның иң күңелле мизгелләре – бүләкләүләр башланды. I урынга – Җәлил гимназиясе укучысы Юлия Малова, II урынга – Сарман урта мәктәбеннән Эльвира Вәлиева, III урынга Сарман гимназиясеннән Зөһрә Шәрипова һәм Җәлил икенче мәктәбеннән Азалия Сәлимгәрәева лаек булды. Бәйгедә иң актив катнашкан укучылар да бүләксез калмадылар – аларга оештыручыларның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев