Район укучылары һөнәр сайлауга бер адым ясадылар

Бүген район мәктәпләренең 7-9 сыйныф укучылары мәшгульлек үзәге тарафыннан үткәрелгән “Һөнәргә бер адым” проекты кысаларында район оешмаларында – электр челтәре предприятиесе, “Сарман ите” комбинатында, минераль су заводында, аграр көллиятнең уку, укыту-производство үзәкләрендә булдылар һәм аларның эшчәнлеге, төрле һөнәрләр белән таныштылар.

Соңыннан “Сарман” кинотеатрында проектка йомгак ясалды, рәсем конкурсында катнашучы балалар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Аларны район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлнара Хәйбрахманова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге җитәкчесе Ләлә Насыйбуллина тәбрикләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша