САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район укучылары КВН уйнадылар 

Район укучылары КВН уйнадылар .


Бүген район аграр көллияте һәм мәктәпләре арасында КВН уеннары үтте. Барлыгы дүрт мәктәп команда куйган иде. Уенчылар “Визит карточкасы”, “Биатлон”, “Фристайл” бәйгеләрендә үзара көч сынаштылар. Жюри командаларның юмор осталыгына, үз-үзләрен сәхнәдә тотуларына, уйнау осталыкларына зур игътибар бирде. Нәтиҗәдә аграр көллиятнең “Понабрали” командасы Гран-прига лаек булды, һәм аларга Күчмә кубок тапшырылды. Шактый танылырга өлгергән команда республика бәйгеләрендә дә чыгыш ясый. Шушы көннәрдә алар Әлмәт шәһәрендә узачак республика Чемпионатында район данын яклаячаклар. Беренче урынны Сарман гимназиясенең “Өчпочмак” командасы алды. Икенче урында – Петровка Завод урта мәктәбенең “Тантум верде”, өченчедә Җәлил икенче санлы мәктәбенең “Күз тимәсен” командалары булды. Җиңүче командаларга дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Аерым номинацияләрдә дә яхшылар билгеләнде. Сарман гимназиясе – “Иң яхшы юмор”, Петровка Завод мәктәбеннән Роман Тимофеев, Җәлил мәктәбе командасы уенчысы Карина Вәлиәхмәтова “Иң яхшы актер”лар дип танылдылар. Уеннарны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды, җитәкчесе Илгизәр Гаделшин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев