САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район укучылары Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган викторинада катнаша алалар

Герой-шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, район үзәк балалар китапханәсе 7-8 сыйныф укучылары өчен "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." исемле әдәби викторина тәкъдим итә. Җавапларны 27 гыйнвардан 3 февральгә кадәр балалар китапханәсенә кертү сорала. Шагыйрьнең юбилеена багышлаган кичәдә беренче өч укучы грамота белән билгеләп үтеләчәк. 1. Шагырьнең...

Герой-шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, район үзәк балалар китапханәсе 7-8 сыйныф укучылары өчен "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." исемле әдәби викторина тәкъдим итә. Җавапларны 27 гыйнвардан 3 февральгә кадәр балалар китапханәсенә кертү сорала. Шагыйрьнең юбилеена багышлаган кичәдә беренче өч укучы грамота белән билгеләп үтеләчәк.

1. Шагырьнең туган авылының исеме ничек?

2. Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"ндә ничә шигырь бар?

3. Түбәндәге өзек кайсы шигыреннән?

"Таң белән килделәр кешеләр,

Күрделәр яралы егетне.

Яртылаш ул тайган исеннән,

Шулай да яшәве өметле."

4. Муса Җәлилнең кызының исеме ничек?

5. Мусаның кызының туган көнен беләсезме?

6. Бу шигырь юллары кемгә багышланган?

"Керсез дуслык, тирән сөю хисе

Безгә матур бәхет китерсен!

Күңелләрдән бөтен шикне кусын,

Керфекләрдән яшьне киптерсен!"

7. Шагыйрьнең 1929 нчы елда Мәскәүдә басылган китабының исеме ничек булган?

8. Җәлилнең "Җырларым" шигыренә музыканы кем язган?

9. Татарстанда иң яхшы сәнгать, мәдәният казанышлары өчен Муса Җәлил исемендәге бүләк кайчан булдырыла?

10. Бүгенге көндә ул ничә сум күләмендә билгеләнгән?

11. Җәлилчеләр кайсы төрмәдә газаплап үтерелә?

12. Муса Җәлил исемен милләткә кайтаруда гаять зур көч куйган фидакарь затларыбызның берсе кем ул?

13. Муса Җәлилгә Советлар Союзы герое исеме кайчан бирелә? Аңа кем кул куйган?

14. Мәдәният, сәнгать өлкәсендәге уңышлар өчен Ленин премиясе булдырылгач та, беренче булып бу бүләкне Моабит шигырьләре өчен Муса Җәлилгә бирәләр. Бу кайчан була?

15. Шагыйрьнең нинди җырын бәләкәй балалар да бәйрәмдә яратып җырлыйлар?

16. Шагыйрьнең яр астыннан агучы сулык турындагы җырын сез дә беләсездер. Ул җырның исеме ничек?

17. Милли рәсем сәнгате тарихында беренче булып каһарман шагыйрь - Муса Җәлил темасын күтәргән рәссам ("Хөкем алдыннан" дигән картинаның авторы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев