САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Район суды талантларны эзли

Бәйгегә нәтиҗә 6 майда Сарман район суды бинасында ясалачак.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан район суды мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Һәрвакыт тынычлык булсын” дигән темага рәсем һәм декоратив-кулланма эшләнмәләр конкурсы үткәрә. Конкурста катнашу – түләүсез. Бер катнашучы конкурска икедән артык эш бирә алмый. Бәйгегә тәкъдим ителә торган эшләр Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланырга, сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләргә тиешләр. Рәсемнәр А 4 форматындагы биттә башкарылырга тиеш. Декоратив-кулланма эшләрне теләсә-кайсы форматта һәм теләсә-кайсы техникада башкарырга мөмкин. Эшкә компьютерда җыелган заявка теркәлергә, анда бәйгедә катнашучының тулы исем-фамилиясе, туган елы, ае, көне, бакчага йөрсә, бакчаның исеме, өй адресы һәм индексы, телефоннары, булса, электрон адресы, кече һәм урта төркемгә йөрүче балаларның әти-әниләренең яки законлы вәкилләренең тулы исем-фамилияләре, әтиләренең исемнәре, телефоннары, электрон почталары күрсәтелергә тиеш. Бәйге таләпләренә җавап бирмәгән эшләр кабул ителми. 
 Эшләр 5 майга кадәр кабул ителә. Аларны заявка белән бергә Сарман район судының конкурс комиссиясенә тапшырырга, конвертка “На конкурс” дигән билге куярга кирәк. Бәйгегә нәтиҗә 6 майда Сарман район суды бинасында ясалачак, ә 7 майда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы үткәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев