САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район спортчылары самбо буенча көч сынаштылар

Гомуми нәтиҗә буенча район командасы 1 урынга чыкты. 

 Кичә Биектау районында самбо буенча ачык ярышлар үткәрелде. Аларда 8 яшьтән 13 яшькә кадәр булган 60лап спортчы катнашты. Самбо – ул спорт төре генә түгел, үздисциплина, әхлакый сыйфатлар үсешенә йогынты ясаучы тәрбия алымы да. Анда безнең районнан да 16 спортчы катнаштылар һәм 15 призлы урын алдылар.
24 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 1 урынны Харисов Дауд, Галәүтдинов Нурислам – икенчене, Әхмәтов Илназ өченчелекне алды. 
28 кг авырлыкта 1 урында - Джалалов Абдуллах, 2 урында - Хөсәинов Ранис, 3 урында - Хожин Азамат. 
30 кг авырлыкта 1 урын - Латипов Тамерланда. 
35 кг авырлыкта Исламов Инсаф икенче урынны алды. 
34 кг авырлыкта 1 урында - Габдрахманов Каюм, икенчедә - Гыйльфанов Илһам, өченчедә Миннибаев Кәрим булдылар. 
40 кг авырлык белән икенче урында Габдрахманов Ризван, өченчедә Җәлилов Ислам булдылар. 
46 кг авырлыкта Латыпов Камил җиңүче калды. 
50 кг авырлыкта беренчелек Шәехов Азаматта булды. 
Спортчы егетләрне ярышка тренерлары Айзат Харисов әзерләде. 
Без спортчы егетләребезне тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев