САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район спортчылары Республика Беренчелегендә икенче булдылар

2-4 октябрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексында чаңгычылар арасында Җәйге чемпионат һәм Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Район данын «Старт» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Кросс буенча ярышларда кызлар арасында Гөлшат Шиһапова - 5нче, Ильвира Кубиева 8нче, ир-атлар арасында Марат Сәлахов 12нче булдылар. Чаңгыроллер ярышларында Гөлшат Шиһапова...

2-4 октябрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексында чаңгычылар арасында Җәйге чемпионат һәм Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Район данын «Старт» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Кросс буенча ярышларда кызлар арасында Гөлшат Шиһапова - 5нче, Ильвира Кубиева 8нче, ир-атлар арасында Марат Сәлахов 12нче булдылар.

Чаңгыроллер ярышларында Гөлшат Шиһапова призлы 3нче урын алды, Ильвира Кубиева финишка 5нче булып килде. Егетләрдән Айтуган Гәрәев 7нче булды, ир-атлар арасында Марат Сәлаховка призлы урын алыр өчен аз гына җитмәде - ул 4че урынны алды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча район командасы 12 авыл районнары арасында лаеклы икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев