САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район спортчылары пауэрлифтинг буенча ярышлардан медальләр белән кайттылар

11-13 декабрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә ир-атлар һәм ветераннар арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Сарман аграр көллияте студенты, беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рузил Әһелтдинов (Морбаш авылы, 1999 елгы) турнирда өченче урынга лаек булды. Аның тренеры Флорит Мәкъсутов ветераннар арасында чемпион булды. Әлеге төр спортны...

11-13 декабрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә ир-атлар һәм ветераннар арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Сарман аграр көллияте студенты, беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рузил Әһелтдинов (Морбаш авылы, 1999 елгы) турнирда өченче урынга лаек булды. Аның тренеры Флорит Мәкъсутов ветераннар арасында чемпион булды.

Әлеге төр спортны районда популярлаштырырга яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин һәм беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ләззәт Хуҗин ярдәм итәләр. Ярышларга баруда Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһелтдинов булышлык күрсәтте.

2015 ел нәтиҗәләре буенча район спортчылары республика ярышларында биш медальгә ия булдылар - ике алтын, бер көмеш һәм ике бакыр. Алар барысы да пауэрлифтинг буенча ярышларда яуланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев