САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды

22 гыйнварда район Советының утырышлар залында авыл җирлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары катнашында киңәшмә узды. Муниципаль район территориясендә 2013 нче елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча информация белән район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Резедә Газизова чыгыш ясады. Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Валишина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС...

22 гыйнварда район Советының утырышлар залында авыл җирлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары катнашында киңәшмә узды. Муниципаль район территориясендә 2013 нче елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча информация белән район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Резедә Газизова чыгыш ясады. Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Валишина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең коллегия нәтиҗәләре белән таныштырды. Киңәшмәдә район Советы һәм Башкарма комитеты, финанс-бюджет палатасы, республиканың райондагы Росреестр идарәсе вәкилләре катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр.
Киңәшмәне Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды. Ул үз чиратында күтәрелгән мәсьәләләр буенча тәкъдимнәрен кертте, алга таба бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев