САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Советында ягу сезонына әзерлек хакында сөйләштеләр

Район Советында узган чираттагы киңәшмәдә 2014/2015 елларга ягу сезонына әзерлек хакында сөйләштеләр. "Бу елга ягу чоры тәмамланды. Ләкин инде яңасына әзерлекне бүгеннән башларга кирәк. Җаваплы хезмәткәрләрне укыту, хисаплау приборларының төзеклеген тикшерү, кирәкле документацияне барлау һәм башка мөһим эшләр төгәллек белән вакыт таләп итәләр, - диде район башлыгы Нәфис Закиров. -...

Район Советында узган чираттагы киңәшмәдә 2014/2015 елларга ягу сезонына әзерлек хакында сөйләштеләр. "Бу елга ягу чоры тәмамланды. Ләкин инде яңасына әзерлекне бүгеннән башларга кирәк. Җаваплы хезмәткәрләрне укыту, хисаплау приборларының төзеклеген тикшерү, кирәкле документацияне барлау һәм башка мөһим эшләр төгәллек белән вакыт таләп итәләр, - диде район башлыгы Нәфис Закиров. - Шактый эш башкарыла, шулай да игътибар үзәгеннән төшеп калганнары да җитәрлек". Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан Солтанов, район электр челтәре директоры урынбасары Айдар Сәетгәрәев чыгыш ясадылар. Җәлил бистәсе җирлегендә башкарылган эшләр, үткән өмәләр, бәйрәмнәр, юбилей чараларына әзерлек хакында җирлек башлыгы Ирек Вафин сөйләде. Киңәшмә ахырында Нәфис Касыймович киләсе эш атнасына планнар, үтәсе чаралар белән таныштырды, җитәкчеләр алдына бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев