САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Советында киңәшмә уздырылды

Район Советында чираттагы киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча - 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре турында район территораль сайлау комиссиясе секретаре Юлия Исмәгыйлова чыгыш ясады. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев үз чыгышында...

Район Советында чираттагы киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча - 18 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре турында район территораль сайлау комиссиясе секретаре Юлия Исмәгыйлова чыгыш ясады. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев үз чыгышында Россия банкы чыгарачак яңа акчаларда Казан күренешләре урын алсын өчен тавыш бирү мәсьәләсенә тукталды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде.
Фәрит Хөснуллин, киңәшмәне йомгаклар алдыннан, сайлауда зур активлык күрсәткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, шулай ук Өлкәннәр көнен тиешле югарылыкта уздыру буенча бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев