САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Советында дүшәмбе киңәшмәсе узды

Район Советының утырышлар залында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Беренче сүз милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Шәеховка бирелде. Ул агымдагы елның 9 аена булган мәгълүматлар буенча палатаның эшчәнлеге турында сөйләде. "Кадастр палатасы" башкарган хезмәтләр турында бүлек җитәкчесе Гюльнара Фәйзрахманова чыгыш ясады....

Район Советының утырышлар залында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Беренче сүз милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Шәеховка бирелде. Ул агымдагы елның 9 аена булган мәгълүматлар буенча палатаның эшчәнлеге турында сөйләде. "Кадастр палатасы" башкарган хезмәтләр турында бүлек җитәкчесе Гюльнара Фәйзрахманова чыгыш ясады. Янурыс авыл җирлегендә эшләр торышы белән җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева таныштырды.

Киңәшмә ахырында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында видеоролик күрсәтелде. Үзәк шифаханәнең гомуми практика табибы Айрат Латыйпов җитәкчеләргә авыруларны булдырмау өчен нинди профилактик чаралар күрергә, артериаль кан басымын даими үлчәп, аны көндәлеккә язып барырга кирәклеге турында сөйләде, шәфкать туташы Лиана Мөхәммәдиева теләгәннәрнең кан басымын үлчәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев