САРМАН
  • Рус Тат
  • Район Советында чираттагы киңәшмә узды

    Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә авылларның архитектур кыяфәте, ташландык ихаталар, биналарны барлап, тәртип салу, явымнар булмау сәбәпле, янгынга каршы режимны көчәйтү турында сөйләштеләр. Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге начльнигы Флер Әхмәтшин районның шәһәр төзелеше советы эшчәнлеге белән таныштырды, бирелгән җир участокларының максатчан файдаланырга тиешлегенә тукталды. Бу күп балалы гаиләләргә...

    Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә авылларның архитектур кыяфәте, ташландык ихаталар, биналарны барлап, тәртип салу, явымнар булмау сәбәпле, янгынга каршы режимны көчәйтү турында сөйләштеләр. Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге начльнигы Флер Әхмәтшин районның шәһәр төзелеше советы эшчәнлеге белән таныштырды, бирелгән җир участокларының максатчан файдаланырга тиешлегенә тукталды. Бу күп балалы гаиләләргә бирелгән участокларга да кагыла. Мәсәлән, Сарманның Илексаз авылы ягыннан бүленгән 116 участокның 22сендә генә (19процент) төзелеш эшләре бара. Шуны онытмаска кирәк, әгәр хуҗасы җирне өч ел дәвамында тиешенчә файдаланмый, чүп үстереп яткыра икән, аны кире алырга мөмкиннәр. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Шәехов чыгышы да шушы проблемага аваздаш иде. Ул "Халык инвентарьлаштыруы" акциясе кысаларында ачыкланган файдаланылмый торучы биналар, йортлар, җир участоклары, аларны рәсмиләштерү юнәлешендә башкарылучы эшләр турында сөйләде. Александровка авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды. Бүгенге көндә ремонт, төзекләндерү эшләре белән беррәттән иң актуаль мәсьәлә булып янгынга каршы чаралар оештыру тора. Ике авыл арасында буа буылып, хәзер аңа килү юлы салу буенча эш бара, су белән тәэмин итү линиясендә су алу урыннары, мотопомпа бар. 131 нче янгын часте начальнигы Илдар Гыйззәтуллин да үз чыгышында бу мәсьәләгә игътибарны арттыру кирәклеген ассызыклады. Аның әйтүенчә, 25 майга районда инде унҗиде, узган елның шул чорындагыдан алтыгы күбрәк, янгын очрагы теркәлгән. Аларда дүрт кешенең гомере өзелгән (былтыр андыйлар булмаган). Хәзерге вакытта районда иң югары - бишенче дәрәҗә янгын куркынычы саклана. Шуңа күрә ирекле янгын дружиналарының да тәүлек әйләнәсе дежур торуларын оештырырга кирәк. Үзара салым акчаларыннан күпмесендер янгынга каршы чараларга юнәлтү кирәклеген дә искәртте баш янгын сүндерүче. Ә урманнарга керү, аеруча автотраспорт белән, әлегә тыела.

    Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Ул каралган мәсьәләләр буенча үз фикерен белдереп, хуҗасыз биналарны, җирләрне ачыклау, аларны ияле итү буенча активрак гамәлләр кылу кирәклегенә басым ясады, янгынга каршы чараларны көчәйтү, су кытлыгы булдырмау юнәлешендә дә барлык мөмкинлекләрне эшкә җигү мөһимлеген ассызыклады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: