САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район Советында чираттагы киңәшмә үтте

Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе алда торган сайлауларга әзерлек турында сөйләшүдән башланды. Бу мәсьәлә буенча район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова салымнар буенча әҗәтләр мәсьәләсенә тукталды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, авыл җирлекләрендә милеккә салым буенча 10 мең сумнан да артыграк әҗәтлеләр...

Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе алда торган сайлауларга әзерлек турында сөйләшүдән башланды. Бу мәсьәлә буенча район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова салымнар буенча әҗәтләр мәсьәләсенә тукталды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, авыл җирлекләрендә милеккә салым буенча 10 мең сумнан да артыграк әҗәтлеләр дә бар. Җир, транспорт салымы әҗәтләре күпләп җыелган кешеләр дә шактый. Район буенча транспорт салымы әҗәтләре 8 миллион сумнан артып китә. Аның 3 миллион сумнан артыгы - Җәлил бистәсендә яшәүчеләрнеке. Аларны һәм башка төр әҗәтләрне җыю буенча эшләр турында бистә башлыгы Ленар Бадыйков сөйләде. Мортамак авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин салымнар буенча әҗәтләрне эзләп алуда эшне активлаштырырга кушты, атнага планлаштырылган эшләрне тиешенчә башкарып чыгу буенча бурычлар куйды.

Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев