САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Советы аппаратының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Альбина Хөснуллина ТР муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

РФ Җирле үзидарә көне уңаеннан ел саен республикада муниципаль хезмәткәрләр арасында конкурс үткәрелә, үз хезмәтенә бирелгән, нәтиҗәле хезмәт куючылар, алдынгылар барлана. Мәртәбәле хезмәткәрләр, конкурс җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар. Муниципаль район Советы аппаратының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Альбина Хөснуллинаның бу өлкәдә 20 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе бар. Шуның 11 елын...

РФ Җирле үзидарә көне уңаеннан ел саен республикада муниципаль хезмәткәрләр арасында конкурс үткәрелә, үз хезмәтенә бирелгән, нәтиҗәле хезмәт куючылар, алдынгылар барлана.

Мәртәбәле хезмәткәрләр, конкурс җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар. Муниципаль район Советы аппаратының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Альбина Хөснуллинаның бу өлкәдә 20 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе бар. Шуның 11 елын - ул бүлек җитәкчесе вазифасында. Авыл җирлекләре башлыклары, аларның урынбасарлары белән тыгыз элемтәдә эшли ул. Тынгысызлыгы, тырышлыгы, тәҗрибәле, белемле булуы белән Альбина Альмир кызы районда зур абруй яулады. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә, үзенең хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. ТР Дәүләт Советында узган бәйрәм тантанасында аңа ТР муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Ул - "Җирле үзидарә органнары хезмәтен оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү" номинациясендә җиңүчеләр исемлегендә.

ТР муниципаль берәмлекләр Советы сайтыннан фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев