Район сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Зәйдә призлы урыннар алдылар
Апрель ахырында Зәй шәһәрендә республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең зона ярышлары булды. Аларда Сарман, Минзәлә, Зәй, Мөслим, Актаныш, Ютазы районнары вәкилләре катнаштылар һәм йөзү, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат һәм аркан тарту буенча көч һәм җитезлекләрен сынадылар. Команда беренчелегендә Сарман районы II урынны яулады. Аркан тарту, волейбол буенча район сәламәтлек...
Апрель ахырында Зәй шәһәрендә республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең зона ярышлары булды. Аларда Сарман, Минзәлә, Зәй, Мөслим, Актаныш, Ютазы районнары вәкилләре катнаштылар һәм йөзү, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат һәм аркан тарту буенча көч һәм җитезлекләрен сынадылар.
Команда беренчелегендә Сарман районы II урынны яулады. Аркан тарту, волейбол буенча район сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең хатын-кызлар командасы шулай ук II урыннарны, ә теш табибы Раян Сабиров теннис буенча I урынны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев