САРМАН
  • Рус Тат
  • Район Сабан туеның иң өлкән көрәшчесе билгеле

    8 июньдә Даулы болында үткәрелгән район Сабан туеның иң өлкән көрәшчесе – 58 яшьлек Ришат Фазуллин булды.

    Ул – Морбаш авылыннан, бүгенге көндә Чаллыда яши. Яшьләр белән һич икеләнүсез бил алышкан бу көрәшчегә “Афәрин!” диясе генә кала. 
    - Көрәшне бик яратам. Үз гомеремдә барлыгы 75 тәкә алдым. Ураза тотканда да көрәшәм, - ди ул. 
    Аңа Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов махсус бүләк тапшырды. 
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: