Район почта үзәгендә инвалидлар турында кайгырталар.
Район почта элемтәсе үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар тудыру буенча эшләр дәвам итә. Аларның берсе - бина диварына сукырлар өчен урнаштырылган элмә такта. Анда оешманың эш режимы Брайль шрифты белән күрсәтелгән. Операцияләр залында коляскада йөрүчеләргә хезмәт күрсәтү урыны булдырылган. Озакламый бинага керүче пандус та үзгәртеләчәк - тагын да уңайлырак итеп ясалчак
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз