САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Пенсия фонды идарәсендә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүгә күчәләр

Информацион технологияләрнең алга китүе халыкның яшәү сыйфатын, экономика тармакларының йөзен, шул исәптән Пенсия системасының сыйфатлы эшләвен билгеләүче күрсәткеч булып тора. Бүген Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләренең күплеген исәпкә алсак, бу хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү аеруча әһәмияткә ия. Әлеге юнәлешнең үсешен " Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча...

Информацион технологияләрнең алга китүе халыкның яшәү сыйфатын, экономика тармакларының йөзен, шул исәптән Пенсия системасының сыйфатлы эшләвен билгеләүче күрсәткеч булып тора. Бүген Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләренең күплеген исәпкә алсак, бу хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү аеруча әһәмияткә ия.

Әлеге юнәлешнең үсешен " Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча оештыру эшләре" Федераль законы, Россия Федерациясе Призеденты Күрсәтмәсе, чаралар планы тәэмин итә.

Пенсия фондында халык белән эшләүнең идарәгә мөрәҗәгать итмичә генә дәүләт хезмәтләреннән файдалану ысуллары инде берничә ел рәттән эшләп килә.

Россия Пенсия фонды органнарына электрон рәвештә күрсәтелгән дәүләт хезмәтләрен агымдагы елның азагына 50% ка, 2018 елга 70% ка җиткерү бурычы куелды.

Бүген гражданнар бигрәк тә пенсия билгеләү, түләү өчен, ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны, пенсия тупланмаларын алу өчен гариза белән мөрәҗәгать иткәндә дәүләт хезмәтләренең электрон ысулын сайлыйлар.

Мәсәлән, 2016 елда пенсия билгеләү һәм түләүгә 30 % гариза, ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен 72 % гариза электрон рәвештә кабул ителде.

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында һәм Россия Пенсия фонды сайтында дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча "Гражданинның шәхси кабинеты" төп электрон сервис булып тора. Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен бердәм тәңгәлләштерү системасында теркәлергә кирәклеге барыбызга да мәгълүм. Бүген Пенсия фонды идарәсенә килеп теркәлү мөмкинлегеннән файдаланучылар шактый.

Дәүләт хезмәтләрен куллануның тагын бер ысулы иминиятләүчеләр белән электрон формада аралашу.

2015 елда иминиятләүчеләр тарафыннан хезмәткәрләренә пенсия билгеләтү өчен алдан әзерләп җибәрелгән документларның 8% ы гына электрон рәвештә тапшырылса, бүген ул 43% ка җитте.

Иминиятләүчеләр белән эшләүне оештыруда Татарстан Министрлар кабинетының 330 номерлы "Электрон рәвештә пенсия билгеләү буенча әзерлек эшләре" турындагы карарының ярдәме зур булды. Шушы документка нигезләнеп бик күп аңлату эшләре алып барганнан соң Пенсия фонды бюджетын тулыландыручы оешмалар һәм районның бюджет оешмалары пенсия билгеләү өчен кирәкле барлык документларны электрон рәвештә тапшыра башладылар.

Реклама

Киләчәктә иминиятләүчеләр үзләрендә эшләгән пенсиягә чыгучы гражданнарның гаризаларын, документларын электрон имза ярдәмендә җибәрә алачаклар.

Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә эш бирүчеләрнең документларны электрон рәвештә алдан әзерләп җибәрүләре, башка оешмалар белән электрон рәвештә аралашу, электрон рәвештә документларны эшкәртү, түләү документларын да электрон рәвештә саклауга юл ача. Моннан башка гына электрон процессны йомгаклап булмый. Кайбер районнарда моның буенча пилот проекты старт алды инде. Бу - архив урыннарына, канцелярия товарларына, ә иң мөһиме - вакытка экономия.

Һәрбер яңа проектның уңышлы барып чыгуы тулы масштаблы массакүләм аңлату эшләренә бәйле. Шушы максаттан чыгып без оешмаларга, мәктәпләргә, аграр көллияткә, авыл җирлекләренә йөреп аңлату эшләре алып барабыз. Бу мәсъәләдә безгә район газетасы, радиосы, администрация һәм редакция сайтлары да ярдәмгә килә.

Шунда ук алдан язылу тәртибендә кабул итүне дә рекламалыйбыз. Әлеге хезмәтне кертүнең максаты - дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә клиентларның регламент буенча чиратта тору вакытларын 15 минуттан да арттырмау, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү. Алдан язылып килүгә халык күптән ияләшеп бетте. Клиентлар белән эшләү бүлегенә 2015 елда 49 % халык алдан язылып килсә, бүген бу сан 52% ка җитте.

Районның Россия пенсионерлар Союзы бүлекчәсе, Пенсия фонды идарәсе тарафыннан өлкәннәр өчен оештырылган компьютер укулары электрон рәвештә дәүләт хезмәтләреннән файдалануга зур өлеш кертә. Җиде ел эчендә барысы 180 пенсионер бушлай компьютер грамоталылыгы дәресләре алды. Киләчәктә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә генә алырга мөмкин булачагын өлкәннәр дә аңлый башлады.

Без үз чиратыбызда аларга "гражданинның шәхси кабинеты" сервисында эшләү мөмкинлекләрен өйрәтәбез, булачак пенсионерларга пенсия билгеләү өчен гаризаны электрон рәвештә бирергә кирәклеген аңлатабыз.

Россия Пенсия фондының төп функцияләрен тормышка ашыру технологияләре соңгы берничә елда нык алга китте. Электрон документлар нигезендә карар кабул итү һәм фонд партнерлары белән электрон рәвештә аралашу гадәти эш булып исәпләнә.

Шулай да Пенсия фондында иң актуаль булып элеккечә электрон хезмәтләрне куллану буенча халык арасында аңлату эшләре алып бару тора. Бүген безнең максат - безгә мөрәҗәгать иткән һәрбер кешенең әлеге хезмәтләрне актив рәвештә кулланучы булуын тәэмин итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X