САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Пенсия фонды бүлекчәсе пенсиягә чыгу өчен алдан әзерләнергә чакыра

Россия Пенсия фонды гражданнарның пенсия хокукларын раслаучы документларын алдан тикшертергә мөмкинлек барлыгын исегезгә төшерә. Булачак пенсионерларның пенсияне үз вакытында билгеләтү өчен кирәкле документларын тапшырулары һәм аларны Пенсия фонды белгечләре тарафыннан тикшертү пенсиягә чыгучылар өчен пенсия хокуклары турында дөрес һәм тулы мәгълүмат алуны тәэмин итә һәм Пенсия фонды органнарына пенсияне тиз...

Россия Пенсия фонды гражданнарның пенсия хокукларын раслаучы документларын алдан тикшертергә мөмкинлек барлыгын исегезгә төшерә.

Булачак пенсионерларның пенсияне үз вакытында билгеләтү өчен кирәкле документларын тапшырулары һәм аларны Пенсия фонды белгечләре тарафыннан тикшертү пенсиягә чыгучылар өчен пенсия хокуклары турында дөрес һәм тулы мәгълүмат алуны тәэмин итә һәм Пенсия фонды органнарына пенсияне тиз арада һәм тулы күләмдә билгеләргә ярдәм итә.

Документларын алдан бәяләтү өчен гражданнар пенсиягә 6 - 12 ай кала яшәгән җирлекләрендәге Пенсия фонды территориаль органнарына мөрәҗәгать итә алалар.

Хезмәткәрнең ризалыгы булган очракта хезмәт килешүе белән эшләүче иминиятләнгән затлар өчен пенсия билгеләтү өчен кирәкле документларны эш бирүче үзе тапшыра.

Әлеге кәгазьләрне электрон рәвештә тапшыру тәртибе 2013 елның 20 маенда кабул ителгән 330нчы номерлы "Пенсияләрне электрон рәвештә билгеләтү буенча әзерлек эшләре" турындагы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә җайга салына. Документларның электрон рәвешен әзерләү буенча үзара хәбәрләшү тәртибе дә шунда ук расланган.

Үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр һәм эшләмәүче гражданнарга пенсия хокукларын үз вакытында бәяләтү өчен Пенсия фонды идарәсенә паспорт, иминият таныклыгы, хезмәт кенәгәсе, кайбер очракларда 2002 елның 1 гыйнварына кадәр булган рәттән 60 айлык хезмәт хакы турында белешмә, үзгәргән вакытта исеме, фамилиясе, атасының исеме турындагы документлар, тәрбиядә булучы эшләмәгән гаилә әгъзалары турындагы һәм пенсия билгеләтү өчен кирәкле юридик көчкә ия булган башка документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк .

Игътибар итегез! Алдан тикшертү өчен документлар тапшыру ул әле иминият пенсиясе билгеләү өчен мөрәҗәгать итү түгел.

Алдан мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә иминиятләнгән затка тулы документлар пакеты формалаштырыла, документларны бәяләү уздырыла.

Әлеге эш иминият пенсиясе билгеләнергә бер ай кала төгәлләнергә тиеш.

Алдан документлар тапшыру буенча гражданнарны кабул итү алдан язылу тәртибендә алып барыла.

Кабул итүгә Россия Пенсия фонды сайтындагы "Электрон сервислар" бүлегендә "Кабул итүгә язылу"бите аша, яисә Сарман районы Пенсия фонды идарәсенең 074, 2-50-52 телефоннары аша язылырга мөмкин.

Мөрәҗәгать итү өчен Татарстан Республикасы Пенсия фонды идарәләре телефон номерлары Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсе сайтының "Контактлар" бүлегендә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев