САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район пенсионерлары "кайнар линия" буенча сорауларына җавап алачаклар

8 сентябрьдә, Россия финансистлары көне уңаеннан Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсе булачак пенсионерлар өчен пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сорауларга җавап бирү буенча "кайнар линия" үткәрә. Бу көнне сәгать иртәнге 9 дан кичке 4 кә кадәр 8-800-100-26-27 телефоны аша түләүсез кайнар линия эшләячәк. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе...

8 сентябрьдә, Россия финансистлары көне уңаеннан Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсе булачак пенсионерлар өчен пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сорауларга җавап бирү буенча "кайнар линия" үткәрә.

Бу көнне сәгать иртәнге 9 дан кичке 4 кә кадәр 8-800-100-26-27 телефоны аша түләүсез кайнар линия эшләячәк. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны алдан бәяләү буенча туган сорауларга җавап бирәчәкләр. Пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итү тәртибе, пенсия исәпләү кагыйдәләре турындагы сорауларга да җавап алырга мөмкин булачак.

Шул ук көнне Сарман районы Пенсия фондының 2-47-85 телефоны аша да пенсия өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев