САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район пенсионерлары Әлмәттән җиңү белән кайттылар 

.

Бүген районның өченче буын вәкилләре Әлмәт шәһәрендә узган шахмат-шашка уеннары буенча XI республика темпо-турнирының зона ярышларында катнашып кайттылар. Анда Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы һәм Сарман районнарыннан дүртәр спортчыдан торган командалар җыелган. Нәтиҗәдә сарманлылар беренче урынны яулаганнар. Шәхси беренчелектә Җәлилдән Рамил Талибуллин, Темирҗан Сабиров һәм Мортыштамак авылыннан Галия Гәрәева беренче булганнар. Поселок ветераны Ландыш Ихсанова өченче урынны алган. 
- Әлеге ярышларда без ун елдан артык катнашып киләбез. Һәр елны нинди дә булса җиңү белән кайтабыз. Ветераннарыбыз бик активлар, - диде, горурланып, Россия пенсионерлары берлегенең Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Нурсинә Хәйруллина.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев