САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район педагоглары республика бәйгесе финалистлары булдылар

14 майда сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручылар арасында «Кеше тәрбияләү», белем бирү оешмалары педагог-психологлары арасында «Педагог-психолог-2018» һөнәри осталык бәйгесенең республика этабы узды. Анда 30 педагог ярышты.

Әлеге бәйгене үткәрүнең максаты – тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә сәләтле педагогларны һәм җитәкчеләрне ачыклау, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашу. 
Бәйгедә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина сәламләде, катнашучыларга уңышлар теләде. Безнең районнан “Класс җитәкчеләре” номинациясендә Сарман урта мәктәбеннән Гүзәл Ханнанова, “Педагог- оештыручылар” номинациясендә Җәлилнең беренче санлы мәктәбеннән Аида Җәлилова, “Педагог- психологлар” номинациясендә Җәлилнең 6 нчы санлы балалар бакчасыннан Фәйрүзә Хәсәнова катнашты. Алар республика этабының финалистлары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев